ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә баян бүләк иттеләр
“Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә баян бүләк иттеләр

“Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә баян бүләк иттеләр

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле март аенда 20 еллык юбилейлары уңаеннан матур бәйрәм концертын оештырганнар иде.

Юбилейлы концертта татар җырларын, татар моңын яраткан ветераннар ансамбле чыгыш ясадылар. Алар башкаруында тубыллылар яраткан җырларын тыңладылар, ансамбльнең милли костюмнарына сокландылар.

”Яшьлеккә сәяхәтне” котлап дәрәҗәле кунаклар Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырдылар. Концерт программасында дуэтлар, соло, ансамбль белән башкарган җырлар яңгырады. Җирле авторларның иҗатыннан алынган җырлар юбилейлы концертка ямь өстәде. Баянчы Азат Абдуллинның гармунда уйнаганын яратып тыңладылар. ”Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле төрле темаларга җырлар башкардылар. Мәхәббәт, туган як, туган ил, туган тел, Бөек Ватан сугышы темаларына җырлаучы җырчылар янында гармунда уйнаучы Азат Абдуллин булды.

Бөтендөнья татар конгрессы “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә баян бүләк итте. Бу шатлыклы хәбәрне Казан кунагы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков котлау сүзләрендә җиткерде. Март азагында ансамбль җитәкчесе Роза Яхина баянны китереп тапшырулары турында уртаклашты. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевка, Милли Шура рәисе беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка рәхмәтләрен белдерде.

Гореф-гадәтләребезне саклаган, татар җырларын популярлаштырган “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә илһам, уңышлы чыгышлар, яңа казанышлар телибез.

Римма Умитбаева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*