ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / XIV нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының рәсми ачылышы булачак
XIV нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының рәсми ачылышы булачак

XIV нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының рәсми ачылышы булачак

29-31 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XIV нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза.  Бүген Казанга  төрле төбәкләрдән делегатлар җыелды. Анда кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре килде.

Бүген  16.00 сәгатьтә Татарстан Фәннәр академиясендә XIV нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының рәсми ачылышы узачак. Ачылыштан соң эшмәкәрләр төркемнәргә бүленеп дискуссион мәйданчыклар эшендә катнашачаклар.

Өч көнлек программада күргәзмә-ярминкә, пленар утырыш, шулай ук Татарстан Республикасының Тукай һәм Сарман муниципаль районнарына бару планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*