XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының Пленар утырышында Пенза өлкәсе мөселмнаннары Диния нәзарәте рәисе, Баш имам-ахунд Ислам хәзрәт Давыдов чыгышы:
-Безнең төбәктә борыннан «дин вә милләт» төшенчәләре бергә барган. Тарихка күз салсак, Советлар чорында рәсми теркәлгән 96 мәчетнең 16сы — Татарстанда, 17се — Башкортстанда булса, 11е нәкъ менә безнең Пенза өлкәсендә булган. Бу — безнең бабаларыбызның иманы никадәр нык булганын исбатлый.
Аллаһга шөкер ата- бабаларыбыздан калган олы мирас – дин, тел һәм гореф- гадәтне саклап балаларыбызга тапшырабыз.Хәзерге вакытта безнең барлык татар авылларында да мәчетләр бар, кайберләрендә берничәшәр мәчет гөрләп эшли. Өлкә үзәгебез Пенза шәһәренә килгәндә, үзгәрешләр бар: биш ел элек шәһәрдә бер генә мәчет булса, бүген инде биш мәчет мөселманнарга хезмәт итә. Мәктәпләрдә татар теле укытыла, мәдрәсәләр эшли, вәгазьләр үз туган телебездә яңгырый.
Эшмәкәрлек белән бергә бездә хәйриячелек тә югары дәрәҗәдә. Илебез өчен авыр вакытларда читтә калмыйбыз. Халкыбыз СВО зонасындагы егетләребезгә , аларның гаиләләренә даими рәвештә ярдәм итә. Бу безнең бурычыбыз.
Аеруча горурлыгыбыз — Малый Труев авылы һәм безнең батыр эшмәкәрләребез. Бүген биредә катнашучы Ринат Фәрхат улы Абузяровны үрнәк итеп куясым килә. Ул үз көче белән авылында мәктәп, балалар бакчасы, «Батыр» спорт комплексын төзеде. Көрәш буенча төбәктә ярышлар үткәрә, хоккей һәм футбол мәйданчыклары, заманча кунакханә һәм ашханәләр төзеп, авыл юлларын салдырды.
Ринат хаҗи бүген зур тарихи проектка алынды — ул борынгы ныгытма (крепость) торгыза. Бу өчпочмак формасындагы ныгытманың һәрбер ягы 180 метр. Биредә ипподром, заманча ат азбарлары булачак, Болгар, Рус һәм Мукшы мәдәнияте чагылачак. Шул ук Дәхтәрни авылында искиткеч проект буенча -Иделнең уң ярындагы энже бөртеге – Рухи белем алу һәм агарту үзәге – комплексы-мәчет, мәдрәсә, конференция үткәрер өчен аудиторияләр, кунакханә, ашханә, дин һәм милләт тарихы музее төзелә. 7 мең кв.метр , урта йорты белән барлыгы 10 мең кв.метр булачак ин шәә Аллаһ. Бу — чын рухи үзәк! Быел нәкъ менә шушы җирлектә, Дәхтәрни (Малый Труев) авылында Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Бу — безнең өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык.