ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мисыр башкаласы Каһирәдә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган күркәм чара узды
Мисыр башкаласы Каһирәдә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган күркәм чара узды

Мисыр башкаласы Каһирәдә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган күркәм чара узды

28 мартта Каһирә шәһәренең мәдәният йортында  Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган матур чара узды.

Әдәби кичәдә балалар Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты, әдәби эшчәнлеге, хәрби юлы турында документаль фильм карадылар. Ятлаган шигырьләрен укыдылар һәм иҗади мастер-классларда катнаштылар (татар орнаменты белән прәннекләр бизәү, китаплар өчен кыстыргычлар ясау буенча).

Кичәдә катнашкан һәр балага истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

Шулай ук килгән милләттәшләребез өчен «Кара урман» нәфис фильмы (режиссер – Радик Кудояров) мәдәният йортының  яңартылган кинозалында бик югары сыйфатта күрсәтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*