Бүген, 6 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Баку шәһәренә бара.
Милли Шура рәисен Татарстан Республикасының Әзербайҗан Республикасындагы даими вәкиле Мурад Әсфәндиәр улы Гаделшин каршы алачак.
Васил Шәйхразыевның “Ичеришехер” дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы идарәсе рәисе Руфат Нахид угылы Мәхмүдов, Россия Федерациясенең Азербайҗан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Михаил Николаевич Евдокимов, Әзербайҗан Республикасы мәдәният министры Адил Кәримли белән очрашулары көтелә.
Сәфәр барышында Сабантуй халык бәйрәмен уздыру мәйданчыкларын карау күзаллана. Шулай ук Әзербайҗан Республикасының татар иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары белән очрашу узачак.