7-8 апрель көннәрендә Таиланд башкаласы – Бангкок шәһәрендә Хөкүмәт эгидасы астында V Евразия ватандашлар форумы уза. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Киңәшчесе, “Татарстан хатын-кызлары” Региональ иҗтимагый оешма җитәкчесе Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессының Тәтеш районы җирле идарә оешмасы рәисе Рима Гомәр кызы Сәфиуллова катнашалар.