Бүген Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Әзербайҗан Республикасына эш сәфәре вакытында “Ичеришехер” Дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы Идарәсе рәисе Руфат Нахид оглу Махмудов белән очрашты.
Быел Баку шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуе узачак. Очрашу барышында Бакуның “Иске шәһәр” дигән тарихи урынында үтәчәк милли бәйрәм буенча оештыру эшләре турында сөйләшү алып барылды.
Әлеге очрашу вакытында шулай ук ике ил Татарстан һәм Әзербайҗан арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләштеләр. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының проектлары турында мәгьлүмат бирде.


