Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Әзербайҗан Республикасында эш сәфәрен дәвам итә.
Милли Шура рәисе Баку шәһәрендә узачак Сабантуй мәйданын карады. Биредә әлеге милли бәйрәмне “Иске шәһәр” дигән тарихи урында июнь урталарында уздыру планлаштырыла. Ике көн дәвамында үтәчәк чараның беренче көнендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Анда ике республиканың Татарстан һәм Әзербайҗанның сәнгать әһелләре тарафыннан әзерләнгән чыгышлар көтелә. Икенче көнне милли уеннар оештыру күзаллана.



