10-14 апрельдә Свердловск өлкәсендә Татар киносы көннәре үтәчәк. Чара Россиядә Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырыла.
Тамашачылар игътибарына «Гашыйклар тавы» фильмы тәкъдим ителәчәк. Ул татар телендә русча субтитрлар белән барачак. Нәфис фильмның режиссеры Салават Юзиев. Ул халык шагыйре Илдар Юзиевның «Гашыйклар тавы» әсәре нигезендә төшерелгән.
Фильм Екатеринбургта, Буланашта, Югары Пышмада, Первоуральскида,, Серовта, Әрәкәйдә һәм Әҗеголда күрсәтеләчәк
Кайда һәм кайчан карарга:
Екатеринбург — Дом Кино, 10 апрельдә, 18:30 сәгатьтә
Серов — «Родина» кинотеатры, 11 апрельдә, 12:00 сәгатьтә
Первоуральск — ИКЦ кинозалында, 11 апрельдә, 14:00 сәгатьтә
Буланаш — «Родина» кинотеатрында, 11 апрельдә, 13:00 сәгатьтә
Югары Пышма — «Киноград» кинотеатрында, 11 апрельдә, 18:00 сәгатьтә
Әрәкәй — Милли-мәдәни комплекста, 12 апрельдә, 16:00 сәгатьтә
Әҗегол — мәдәният йортында, 14 апрельдә, 17:00 сәгатьтә.
Уралда татар киносы көннәре 2019 елдан бирле оештырыла. Узган ел тамашачылар игътибарына «Телсез күке» фильмы тәкъдим ителгән иде.