ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Туган авылым” комплексында “Карга боткасы” узачак
Казанда “Туган авылым” комплексында “Карга боткасы” узачак

Казанда “Туган авылым” комплексында “Карга боткасы” узачак

Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында. “Карга боткасын” уздыру буенча оештыру комитетының утырышы узды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов
җитәкчелегендәге оештыру комитеты 18 апрельдә үткәреләчәк чара буенча фикер алышты, тәкъдимнәр белән уртаклашты.

Бөтендөнья татар конгрессы барлык Татарстанлыларны һәм республика кунакларын 18 апрель, шимбә көнне “Туган авылым” комплексына, “Карга боткасы” мәйданына чакыра. Биредә бәйрәм концерты, Татарстанда тегелгән милли кием, милли ризык ярминкәсе, балалар өчен уеннар, сыерчык оялары конкурсы булачак. Һәр кемгә бәйрәм казаныннан кайнар ботка һәм мәтрүшкәле чәй тәкъдим ителә. Гаиләгез белән килегез!
18 апрель “Туган авылым” комплексы “Карга боткасы” мәйданы. Бәйрәм иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана. Яшь үзенчәлеге чикләнмәгән.Рәхим итегез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*