ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар өлкәсендә милләтләр фестивале үтте
Нижгар өлкәсендә милләтләр фестивале үтте

Нижгар өлкәсендә милләтләр фестивале үтте

Агымдагы 2026 ел илебез президенты Владимир Путин тарафыннан Россия халыклары бердәмлеге һәм Россия мәгариф министрлыгы раслаган мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителгән иде. Моның белән ике төп аспект ассызыклана – күп милләтле илебездә яшәүче халыкларның милли бәяләрен саклау һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга сыйфатлы тәрбия бирүне үстерү.

Менә шуларны исәпкә алып, үткән атна ахырында, 27 март көнне, Кочко-Пожар мәдәният йортында искиткеч чара – “Многонациональное разноцветие” дип аталган фестиваль узды. Фестивальне оештыру инициативасы белән Кочко-Пожар балалар бакчасы чыккан һәм оештыручылар да алар иде, әлбәттә, җирле мәдәният йорты белән берлектә. Хуҗалардан гайре, фестивальдә күрше рус Пожары һәм Уразавыл бакчалары коллективлары катнашты.

Катнашучыларны, тамашачыларны һәм кунакларны фойедагы Кочко-Пожар балалар бакчасы әзерләгән тематик күргәзмә, һәрвакыттагыча, шаккатырды, төрле милләт халыклары дуслыгын тасвирлаган эшләр искиткеч матур һәм тирән эчтәлекле итеп эшләнгән. Безнең төбәктәге төп милләтләр – татар, рус һәм мордва  халыкларының милли ашларыннан төзелгән күргәзмә дә бик матур  иде.  Тулаем алганда, фойе, зал, сәхнә бизәлешләре, милли киемнәрдәге курчаклар, кием элементлары, шушы халыкларның гореф- гадәтләре, мәдәнияте белән таныштырган оригиналь әсбаплар, тематик баннер – барысы да уйланылып һәм матур итеп эшләнгән, оештыручылар да, катнашучылар да барлык нечкәлекләрне истә тотып әзерләнгән.

Фестиваль төрле халыкларның милли  киемнәрен  кигән  Кочко- Пожар   балалар   бакчасы   тәрбияләнүчеләре   башкаруында Россия гимны белән башланды, аннары  илебез  байрагы  турындагы җырны  башкарганда  зур тасмалардан   төзелгән   байрак җилфердәде. Ә инде “Җир-Ана” (“Матушка-земля”)   җыры   өч телдә  яңгырап,  өч  милләт  костюмнары   кигән   тәрбиячеләр һәм  балалар  башкаруындагы флешмобның   матурлыгы   сүз белән   генә   әйтеп   бетергесез, моны үз күзең белән күргәч кенә бу  фестивальнең  нинди  тирән мәгънәгә ия булуын, төрле милләтләрнең үзара дус-тату яшәвенең  никадәр  дәрәҗәдә  мөһимлеген аңлыйсың.

Фестивальне рус Пожары мәктәбе укытучысы, кочкопожарлы Альбина Әндәрҗанова алып барды  һәм беренче  чиратта  игътибарны    экранга    юнәлтүне сорады  –  ә  аннан  Калмыкия Республикасындагы   бер   балалар  бакчасының  матур  котлау сүзләре яңгырады. Аннары хөр-мәтле  кунакларга  сүз  бирелде. Сергач  округы  администрация- се башлыгы урынбасары, округ мәгариф, яшьләр  сәясәте  һәм спорт  идарәсе  җитәкчесе  Ирина  Курасова  өч  телдә  сәламләп,  фестивальне   оештыру инициативасы   белән   чыккан Кочко-Пожар  балалар  бакчасы коллективына,  шәхсән   аның мөдире Алсу Әхмәтбаевага зур рәхмәт  белдерде,  бу  чараның мөһимлеген билгеләп үтте.

“Балаларга  милли  тәрбия  бирүдә, үз  халкының  чын  патриоты  булып  үсүдә,  башка милләтләр мәдәниятен ихтирам итәргә өйрәтүдә   бүгенге   фестивальнең роле  әйтеп  бетергесез  зур,  беренчесе һәм соңгысы булмыйча, традициягә кереп китсен, бөтен дөнья  йөзендә  дуслык  һәм  тынычлык булсын иде”, – диде Ирина  Борисовна  һәм  катнашучыларга уңышлар теләде.

Сергачтагы региональ милли- мәдәни автономиянең җирле бүлеге җитәкчесе  Фәрит  Аймалетдинов  хәтта  дүрт  телдә – татар, рус, мордва һәм чуваш телләрендә  сәламләде.  “Бүген биредә безнең киләчәкнең ниге- зе салына, Халыклар бердәмле- ге елында гына түгел, һәрвакыт дус һәм бердәм булып яшик”, – диде Фәрит Летфуллович һәм балаларга тәм-томнар, ә өч бакча коллективына методик әсбаплар тапшырды.

“Фестиваль”   сүзе   җыр-бию, ачык, матур күренешләр дигәнне  аңлата  һәм  бу  көнне  барлык чыгышлар  нәкъ  шундый булды.  Һәр  коллектив  үзенең чыгышында  милләтенең  телен, милли киемнәрен,   бизәнү   әйберләрен,  җыр-биюләрен,  милли  бәйрәмен,  ашларын,  гореф-гадәтләрен эченә  алган  визит карточкасы әзерләгән.

Фестиваль   программасын   хуҗалар башлап җибәрде. Милли орнаментлар,  костюм  элементлары,  телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез   белән   таныштыру  сәхнәдәге  чыгышлар белән үрелеп барды. Милли ашлар  белән  таныштыру  креатив итеп – “Татар радиосы”ндагы махсус  рубрика,  ә милли  киемнәр дефиле  форматында  тәкъдим ителде. Шулай ук татарның төп бәйрәме   булган   сабан  туена да  тукталып  үттеләр,  ә  гореф- гадәтләргә  килгәндә,  Рамазан аеның бер көне күрсәтелде.

Рус Пожары бакчасы коллективы шулай ук бик җентекләп милли костюм, аның төп элементлары, гореф-гадәтләр белән шигырьләр, җыр-биюләр, сәхнә күренешләре  аша  таныштырды, Святая Троица бәйрәменең тарихы турында сөйләп, аны сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әлбәттә, милли ашлар да онытылмады.

Уразавыл балалар бакчасына алдан эшләнгән җирәбә буенча мордва милләтенең милли бәяләрен күрсәтергә кирәк иде һәм алар моны югары профессиональ дәрәҗәдә үтәде. Татар тәрбиячеләре   һәм   балалары бу халыкның гореф-гадәтләре, уеннары, костюмнары, милли ашлары белән таныштырды, мокшы телендә җырладылар, биеделәр. Кыскасы, шул хәтле оста итеп эшләделәр, барысы да, әйтерсең, чын мокшылар!

Барлык катнашучыларның костюмнары аерым бер тема – шул хәтле матурлар, һәр халыкның күңел бизәкләре   тулаем   тасвирланган иде, һәрбересе үзенчәлекле һәм күз явын алырдай матур!

Сергач округы мәгариф, яшьләр һәм спорт идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Ерахтина һәм рус Пожары  мәктәбе директоры Ирина Лазарева барлык катнашучыларга бу искиткеч бәйрәм өчен рәхмәт белдереп, әзерлекләренә югары бәя бирделәр. Светлана Александровна округ мәгариф бүлеге исеменнән өч коллективның да җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды, ә Ирина Михайловна мәктәп администрациясе исеменнән коллективларны бүләкләде Кочко-Пожар территориаль  бүлеге  җитәкчесе  Рөстәм  Абдуллин барлык катнашучыларга да рәхмәт белдереп, чарага күп итеп балалар  җәлеп  ителүнең мөһимлеген ассызыклады.

Алсу Адельшиновна белән Уразавыл балалар бакчасы мөдире Гөлнара Нәвретдинова үз коллективларына, булышу  төркемнәренә, әти-әниләргә рәхмәтләрен белдерделәр.

Фестиваль барысы бергә Россия байрагын сурәтләгән флажоклар тотып, халыклар дуслыгы турындагы патриотик җыр башкару белән тәмамланды.

Мин, үз чиратымда, өч коллективның  да  югары  дәрәҗәдәге әзерлеген аерым билгеләп үтәсем килә.

Балалар, олылар – барысы бергә бердәм булып бер генә дә хатасыз шул хәтле оста чыгыш ясадылар, һәрбересенең таланты ташып тора, сокланмый мөмкин  түгел,  тасвирларга  сүз җитми, афәрин диясе генә кала.

Илебездә барлык милләтләр гомер-гомердән үзара дус-тату булып яши, безнең төбәктәге халыклар да шулай ук күршеләренең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен ихтирам итә, ярдәмләшеп тора һәм алда да шулай булырына шик юк, ә бу фестиваль традициягә кереп, һәр ел уздырылсын иде.

Оештыручыларга кабат рәхмәтнең иң олысын җиткереп, киләсе очрашуларга кадәр диясе килә.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*