26 апрельдә, сөекле шагыйребез туган көнне, Омски шәһәренең “ИБИР” татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчелегендә шагыйрьгә багышланган “Тукай һәркемнең йөрәгендә” шигаре астында әдәби кичә булып узды.
Кичә барышына татар теле укытучысы Асия Җәмил кызы Назырова күп көч куйды, аның тырышлыгы аркасында “Ак калфак” клубы ханымнары Тукайның төрле шигырьләрен укып ишеттерделәр, “Әтәч һәм Асрау кызлар” исемле кечкенә миниатюраны сәхнәләштереп уйнап та күрсәттеләр.
Асия ханым үзе дә шагыйрьнең бала чагын, аның әти-әнисе, әби-бабалары турында күп мәгълүмат бирде, Тукайның шәхси тормышы – мәхәббәт кичерешләре турында да искә алды, шигырьләрен укып ишеттерде.
Һәм, әлбәттә, шагыйрьнең шигъри юлларына салынган җырлар да җырланды. Җырлар Фагыйлә Чумарова башкаруында – Тәфтиләү; Самат абый Хәйруллин башкаруында “Әллүки”; күмәкләшеп “Пар ат” һәм “Туган тел” җырлары башкарылды. Бик җитди башланган кичәбез бәйрәм төсен ала алды, һәркем Тукай турында белгәннәре белән уртаклашырга тырышты.
Гомумән, бу очрашу да бик әһәмиятле булды, очрашып-аралашырга мөмкинлек бирде.
Бәйрәмдә катнашкан Иртыш татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче “Умырзая” халык ансамбле артистларына да зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Фагилә Чумарова, Омски шәһәре
“ИБИР” татар милли-мәдәни мохтарияте.