ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә “Сембер сандугачы” талантларга канат куйды
Ульяновск өлкәсендә “Сембер сандугачы” талантларга канат куйды

Ульяновск өлкәсендә “Сембер сандугачы” талантларга канат куйды

Ульяновск өлкәсе Чардаклы район мәдәният йортында төрле яшьтәге вокалистларның “Сембер сандугачы” дип исемләнгән иҗат фестивале гөрләп үтте.

Фестиваль таләпләре буенча ансамбльләр һәм солистлар туган як, туган ил турындагы җырларны, халык көйләрен репертуарларына кертергә тиеш иде. Яшь категорияләре – 3 яшьтән 85 яшькә кадәр.

3-5 яшьлек балалардан тупланган “Миләшкәй” ансамбле фестивальгә старт бирде. Һәм бу старт бик тә уңышлы килеп чыкты – ике сәгать ярым вакыт сизелмичә дә үтте.

Балаларның чыгыш ясау категориясе 3 яшьтән 15 яшькә кадәр булса, өлкәннәр өчен бу 27 яшьтән 85 яшькә чаклы билгеләнгән иде.

Фестивальдә балалар бакчаларының “Миләшкәй”, “Әкият”, “Чишмә” группалары, Татар мәдәният үзәгенең “Хыял тамчылары” коллективы һәм Чардаклы балалар сәнгать мәктәбенең “Кызлар күңеле” ансамбле чыгыш ясады. Өлкән буын вәкилләре дә сынатмады – Чардаклы район мәдәният йортының данлыклы “Ак чәчәкләр” ансамбле, Яңа Кызылсу авылының “Чишмә” коллективы, Иске Үрәнбаш авылы культура йортының “Бәйрәм”е, Үрән авылының “Дуслык” ансамбле катнашып, иҗади осталыкларын күрсәтте.

Фестиваль бик тә уңышлы үтте. Жюри рәисе Ирина Зәләлова һәм аның ярдәмчеләре Гөлсинә Герасимова белән Рамилә Сафинага эшләве җиңел булды. Бәйгенең сайлап алу өлеше дә дөрес билгеләнде. Шулай итеп, гран-прига Татар мәдәният үзәгенең “Хыял тамчылары” ансамбле һәм шушы коллективның солисты Камилла Асадуллина лаек булды. Һәрбер катнашучы  призлы урын алып, диплом белән бүләкләнде.

Фестивалебезнең иң өлкән җырчы-солисты, 82 яшендә булуына карамастан, “Яшәү яме” җырын искиткеч оста, чиста итеп башкаручы, һәрбер катнашучы өчен үрнәк булырлык Саҗидә апа Мөбарәкшинага аерым рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук Чардаклы балалар сәнгать мәктәбе директоры Л.И.Коротинага, вокал укытучысы, яхшы булсын, дип барысын да оештырып йөргән Л.Е.Хузеевага, җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җ.А.Мубиновка, тавыш операторлары Саша белән Марска, чараны матур итеп алып барган Рузалия Халиловага рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз. “Сембер сандугачы” фестивале беркайчан да сүнмәсен, гомерле булсын дигән теләктә калабыз!

Гөлсинә ГЕРАСИМОВА,

Чардаклы районы “Ак калфак” оешмасы рәисе.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*