Күпсанлы бәйрәмнәр арасында күз яшьләре белән искә алына торганы бар. Ул -9 май-Бөек Җиңү көне.
Баулы җирлегендә атна башыннан бәйрәм чаралары үтә. Кичә шуларның берьюлы икесендә катнашырга туры килде дип, хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының Баулы җирлеге җитәкчесе Йолдыз Шакирова.
Район ветераннары советы белән берлектә олы яшьтәгеләрнең ял үзәгендә сугыш еллары балалары белән очрашу кичәсе үтте. Бу статус дәүләт тарафыннан билгеләнмәсә дә , алар – олы хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы кешеләр! Бүген инде, кызганычка каршы, аларның да саны кимегәннән- кими. Мул табын артында кадерле кунакларыбыз истәлекләре белән уртаклаштылар, җырлашып, күңел ачтылар. Киләчәк буынга әйтер сүзләре күп әле аларның һәм мондый очрашулар алда да булыр дип өметләнеп калабыз! Бәйрәм чарасын Йолдыз Шакирова алып барды.
Икенче бәйрәмгә мәдәният йортына күчтек. Районыбыздагы инвалидлар оешмасы да матур чара оештырган. Кунаклар әти- әниләре хәм бабаларының сугыш чоры истәлекләре белән бүлештеләр. Чара патриотик җырлар җырлашып, түгәрәк өстәл артында чәйләр эчеп дәвам итте! Оештыручыларга зур рәхмәт! Бәйрәм мөбәрәк булсын!Хәтер уты йөрәкләрдә мәңгегә янар!
Йолдыз Шакирова, Баулы