ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә «Тукай бабай китабы» дип аталган бәйрәм чарасы булды
Пермьдә «Тукай бабай китабы» дип аталган бәйрәм чарасы булды

Пермьдә «Тукай бабай китабы» дип аталган бәйрәм чарасы булды

Пермь шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясенең якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнүче балалар шәһәр халкын «Тукай бабай китабы» дип аталган концертта җыйган. Малайлар һәм кызлар уку елы дәверендә өйрәнгән җыр-биюләрен, бөек Тукай шигырьләрен һәм фольклор күренешләр тәкьдим иткән.

Концертыбыз «Тукай бабай китабы» дип аталды. Бу тылсымлы китапның битләрендә бала белән күбәләк сөйләште, маэмай хуҗасы белән бәхәсләште, милли моңнар агылды, Шүрәле белән егет очрашты. Һәр бала үз чыгышын күңел биреп башкарды. Бу чыгышлар хәтта Шүрәленең дә йөрәген эретте. Ул башка мәкерле уйлар белән чуалмаска сүз бирде һәм балаларга дуслашырга тәкъдим итте, диелә хәбәрдә.

Кичә азагында балаларда туган телгә карата хөрмәт тәрбияләгән һәр гаиләгә рәхмәт хаты, ә балаларга бүләкләр тапшырылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*