Исмәгыйль Сафуанович Сафуанов узган сугыш юлы – батырлык һәм патриотлык белән сугарылган. Яшь егет армиядә хезмәт итеп кайтам дип туган авылыннан чыгып киткән һәм җиде ел чит якларда булырга туры килгән. Аңа барысын да күрергә туры килгән: сугыш, атыш, кырылу, Җиңү, хезмәт армиясендә җилкәгә салып агач ташу.
1943 елның 15 ноябрендә Шөгер район хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә алына. Ерак Көнчыгышта 246нчы полкта укчы булып хезмәт итә башлый. Башта сержант званиесендә хезмәт итә, аннары пулемет взводы командиры була. Ватан сугышыннан соң Япония белән сугышта катнаша. 1950 елда гына авылга кайтып төшә ул.
Хөрмәткә ия ветеран Исмәгыйль бабай бүгенге көндә өйдә хәрәкәттә, ил-көн яңалыклары белән танышып бара, белгән догаларын укып, һәркемгә тыныч тормыш, исәнлек тели. Без дә аңа ныклы исәнлек телибез, ноябрь аенда 100 яшен шатлык белән каршы алуын телибез.
Җиңү көне алдыннан район башлыгы Марат Гирфанов ветеран янында булды, хәлләрен белеште, бүләкләр тапшырды.
Чыганак: zamansulyshy.ru