Төмән округының Индрәй урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәсе семинарына Муллаш, Шыкча, Каскара, Акьяр урта мәктәпләре укытучылары җыелдылар.
Мәктәптә Габдулла Тукайга багышланган атналык бара икән. Коридорда Тукай шигырьләренә рәсемнәр, стенгазеталар күрергә мөмкин.
Программа буенча беренче дәрескә Зәкия Сәитова белем биргән 1 класс укучыларының «Гаилә» темасын кабатлау дәресенә кердек. Балалар матур итеп калфак-түбәтәйләр, изүләр киеп килгәннәр. Гаилә әгъзаларын беләләр, шәҗәрә буенча да тикшеренү эшләре башкарганнар. Барысы да матур итеп әби-бабайларына кадәр гаилә агачына язып куйдылар. Рәсем дә ясап алып килгәннәр. Анда һәркайсы турында сөйләп чыктылар. Зәкия апаның укыту ысуллары үзенчәлекле, ул инде зур тәҗрибәле укытучы. Күбрәк иҗат, уеннар белән эш итәргә тырыша. Класстагы 26 укучының икесе генә татар телен өйрәнми икән. Рус милләтеннән булган балалар да рәхәтләнеп матур итеп татарча җавап бирәләр.
Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлева әдәби-музыкаль композиция тамаша кылырга чакырды. Монда сәләтле укучылар күп. Шигырьне дә оста сөйлиләр, җырларга да булдыралар, гармунчылары да үзләрендә. Мәктәп клуб белән дус, бергә эшлиләр. Бу юлы сәхнәләштерелгән күренеш тә күрсәттеләр. Әлбәттә, барысы да Тукай әсәрләреннән, туган телгә багышланган. Якташыбыз Булат Сөләйманов шигыренә дә игътибар бирелгән. Кунаклар да укучылар белән бергә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Мин Тукайны укыйм» шигъри флешмобында катнаштылар.
Очрашу бу уку елының соңгысы буларак, утырышта соңгы уңышлар барланды. Казанда бәйгедә катнашып кайткан Айгөл Зөлбохарова (Муллаш мәктәбе) кичерешләре белән уртаклашты, темасы белән таныштырды. Чулпан Качаева (Акъяр мәктәбе) дәрестәге социомәдәни компетентлык турында сөйләде. Ул, аңлау, хөрмәт итү һәм мәдәният, гореф-гадәтләр, традицияләр һәм социаль тәртип нормалары турындагы белемнәр татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүдә ярдәм итә, диде. Мәсәлән, мәкальләр белән карточкалар, уеннар, кроссворд яки ребуслар һәм башкалар турында мисаллар китереп аңлатты. Рузилә Исмәгыйлева Улан-Удэга «Туган тел һәм әдәбият буенча иң яхшы укытучы» бәйгесенә һәм Мәскәүгә корылтайга баргандагы фикерләре белән уртаклашты.
Яңа гына берләшмә җитәкчесе Рузилә Шәрифулла кызының «Татарстанның атказанган укытучысы» исемен алып кайтуы белән тәбрикләделәр.
Индрәй мәктәбендә 351 балага 22 укытучы белем бирә. Мәктәп якты, матур, заманча җиһазланган. Директоры – Алия Рәхимова.
Коллективның уңышлары да мактанырлык. Бу уку елындагы кайберләрен күрсәтеп китәсе килә. Һөнәри осталыгын күрсәтү ярышында – округ күләмендәге «Педагогик калейдоскоп»та нәтиҗәле катнашып Динара Шаргабтуллина 3 урын алуга ирешә.
Татар теле һәм әдәбияты буенча Диана Агунова Казанда бөтенроссия (призер) һәм халыкара олимпиадаларда катнашып кайтты. Гел алдынгылар рәтендәге Лиана Ихсанова «Россиянең мәктәп язы» бәйгесенең төбәк этабында I дәрәҗәдәге лауреат булды.
Октябрь аенда укучылар футзал буенча бөтенроссия ярышларында округ күләмендә II урын, хәрби хезмәткә әзерлек ирекле төркеме һәм яшь армиячеләр отряды III урын алганнар. Мәктәп алдынгы көрәшчеләре белән дә данлыклы. Математика, рәсем, шахмат осталары да сынатмыйлар.
Мәктәпнең төркемендә һәр көн мәгълумат биреп барыла, актив тормыш белән яши белем йорты. Әлеге яңа бина да үткән көз үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте.
Уңышларын бер генә язмада күрсәтеп бетереп булмас, алга барсыннар, тыныч тормышта белем алсыннар балалар.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.