ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган 6 яңа китап чыкты
Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган 6 яңа китап чыкты

Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган 6 яңа китап чыкты

Татарстан китап нәшрияты Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына багышланган алты яңа китап тәкъдим итте.

Алар шагыйрьнең төрле иҗат юнәлешләрен һәм тормышының төрле вакыйгаларын колачлый. Китаплар арасында ике балалар китабы, ике вокаль һәм хор өчен язылган әсәрләр тупланган китап, шагыйрьнең автобиографиясе тәкъдим ителгән «Җәлил» китабы һәм аның фотолары, иҗатына бәйле рәсемнәр тупланган фотоальбом бар.

Әлеге китаплар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә бастырылган.

Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*