8-10 май көннәрендә Төркиянең Истанбул шәһәре Солтанбейли мэры Али Томбаш тарафыннан 12нче мәртәбә уздырылган Истанбул Халыкара шигърият фестивалендә милләттәшебез музыка белгече, композитор, шагыйрә Гөлназ Назыйм кызы Җиһангирова катнашты.
Әлеге данлыклы фестиваль — Төркиядә яшәүче төрле милләттәге танылган шагыйрьләр һәм шигърият өлкәсендә тәүге адымнарын ясаучы яшьләрнең очраша торган иҗади бер мәйданы булып тора.
Фестиваль өч көн дәвам итә. Шушы вакыт эчендә шагыйрьләр яшь иҗатчылар, шулай ук бәйге турлары узган мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрә, җиңүчеләрне тәбрикли.
Истанбул шәһәренең иң югары ноктасында урнашкан тарихи Айдос кирмәнендә узган ачылу кичәсендә Гөлназ Җиһангирова Истанбул губернаторы, муниципалитет мэры, мәдәният эшләре бүлеге мөдире, әдәбият әһелләре, мөгаллимнәр һәм күпсанлы тамашачылар алдында үзенең шигырьләрен укыды.
Мәктәп укучылары белән оештырылган очрашуларда исә ул татар мәдәниятын, әдәбиятын таныту максатыннан быел 140 еллыгы каршыланган Габдулла Тукайның әсәрләрен, халык җырларын башкарды.
Озак еллар дәвамында Төркия белән Татарстан арасындагы мәдәни багланышларны ныгыту, ана телебезне саклау һәм милли сәнгатебезне таныту миссиясен актив рәвештә тормышка ашыручы Гөлназ Назыйм кызын чын күңелдән котлыйбыз! Аңа зур уңышлар телибез!



