«Жизнь Луганска» газетасының яңа санында Россия Геройлары — Дамир Исламов, Дамир Гыйлемханов һәм Иван Цевун турында зур мәкалә басылып чыкты.
Т-72 танкы экипажының батырлыгы (командир Дамир Исламов, механик-йөртүче Иван Цевун һәм наводчик Дамир Гыйлемханов) яңа тарих дәреслегенә кертелде.
Операция вакытында аларның танкы яна башлый, һәм экипажга аны алгы сызыктан читкә алып китәргә туры килә. Егетләр янгынны сүндерә һәм киредән. сугышка керә, ә анда аларны ВСУның биш танкы белән тигезсез көрәш көтә. Дошманның өстенлегенә карамастан, алар дүрт дошман машинасын юк итәләр. Аннары экипаж көчле ут астына эләгә, һәм өч сугышчы да һәлак була. Күрсәткән батырлык, кыюлык һәм ныклык өчен экипажның барлык әгъзаларына да үлгәннән соң Россия Федерациясе Геройлары исеме бирелде.
Мәкаләне биредә укырга мөмкин 7_18-19