ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Самараның Гали авылында «Халкым минем-2026» фестивале узачак
Самараның Гали авылында «Халкым минем-2026» фестивале узачак

Самараның Гали авылында «Халкым минем-2026» фестивале узачак

16 майда Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылы мәдәният йортында “Халкым минем-2026” өлкә татар иҗат фестивале узачак. Башлана – 10.00 сәгатьтә. Керү ирекле. Фестиваль программасында декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе, иҗади чыгышлар каралган.

“Халкым минем” төбәкара иҗат фестивале 2009 елдан Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Гали авылында уздырыла башлады. Фестивальнең идея авторы һәм иганәчесе – эшмәкәр Расих Латыйпов. Әлеге чарада Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән, Татарстан Республикасы районнарыннан килгән үзешчән җырчылар катнаша.

Фестивальнең максатлары – татар авылларында яшәүче сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне барлау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру.

Төп оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсе Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы, “ТНВ” телерадиокомпаниясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*