ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Вашингтон татарлары Сабантуйга әзерләнә
Вашингтон татарлары Сабантуйга әзерләнә

Вашингтон татарлары Сабантуйга әзерләнә

Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй 17 майда Вашингтон шәһәрендә узачак. Бу хакта АКШта яшәүче татар җырчылары Лилиана Газизова һәм Зарина Вильданова хәбәр итте.

Бәйрәм иртәнге 11:00 дә башлана. Программада музыка һәм биюләр, милли уеннар, чәй эчү йоласы (чәй самоварда кайнатылачак), балалар өчен уен зонасы каралган. Кунакларны пылау белән сыйлаячаклар, төшке аш та булачак. Оештыручылар кунаклардан үзләре белән милли ризыклар һәм җиләк-җимеш алып килүләрен сорыйлар.

Кунаклар өчен Dj Азат, Лилиана Газизова, Юлия Гарифуллина, Зарина Вильданова һәм Аина Зеттерланд чыгыш ясаячак. 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен керү түләүле булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*