2–4 июльдә Җаек һәм Чиләбе шәһәрләрендә «Рәсүлев укулары: Россия тарихы һәм бүгенге тормышында ислам» VII Халыкара XV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференция күренекле дин эшлеклесе, педагог һәм мәгърифәтче Зәйнулла ишан хәзрәт Рәсүлев истәлегенә оештырыла. Ул ел саен берьюлы берничә мәйданчыкта – Көньяк Урал дәүләт аграр университеты, Җаек шәһәре администрациясе һәм Чиләбе дәүләт университетында уза
Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан быел конференциянең төп темасы — төрле халыкларның традицион кыйммәтләре бердәмлеге. «Рәсүлев укулары» программасы традицион рәвештә заманча җәмгыять өчен мөһим булган төп мәсьәләләрне күтәрә һәм фән, хакимият вәкилләре, дини җәмәгатьчелек арасында конструктив диалог урнаштыруга юнәлдерелгән.