14 майда Арчада Халыкара гаилә көне уңаеннан «Коляскалар парады» узачак. Чара гаиләләрне уртак бәйрәм мәйданына җыеп, балаларга игътибар һәм җылылык атмосферасы тудыруны максат итеп куя.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, парадта яшь әти-әниләр, сабыйлар һәм өлкән буын вәкилләре катнашачак. Бәйрәм кысаларында районның үрнәк гаиләләре катнашында концерт программасы да тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар өчен җыр-биюләр, гаилә иҗатын чагылдырган чыгышлар әзерләнә.
Чара 14 май көнне 18 сәгатьтә Арчаның Җиңү паркында узачак.