ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта тарих укытучылары киңәшләште
Түбән  Новгородта  тарих укытучылары киңәшләште

Түбән Новгородта тарих укытучылары киңәшләште

Төбәгебездә татар мәктәпләре бу сүзнең туры мәгънәсендә бармакта санарлык кына калса да, нәтиҗәле эшлиләр, барлык өлкәдә дә күрсәткечләре югары, укыту-тәрбия процессы барлык заманча инновацион алымнарны кулланып төзелгән.

Спас округындагы бердәнбер милли белем бирү учреждениесе булган Татар Моклокасы урта мәктәбе дә нәкъ шундыйлардан, замана белән бергә атлыйлар.

Апрель ахырында биредә “Инновацион  киңлектә  Түбән  Новгород  төбәге  тарихын  өйрәнү” дип  аталган  округара  семинар узды. Яшь буынга белем-тәрбия бирүдә  актуаль  сорауларга  багышланган  семинарда  өлкәнең сигез округыннан педагогик хезмәткәрләр катнашты. Кунакларны  милли  костюм  кигән  укучылар каршы алып, ашханәгә чәй эчәргә озата торды, юлдан килгән кешене  милли  камыр  ашлары белән чәй эчерү татарның канына сеңгән бит инде.

Бинаның икенче катындагы заманча җиһазланган матур, иркен “Үсеш ноктасы” кабинетында пленар утырышта биш дистәдән артык кеше катнашты – өлкә белем үстерү   институты   белгечләре (НИРО), тарих укытучылары, музей хезмәткәрләре. Аларны Спас округы депутатлар советы рәисе Рамил  Салихҗанов,  округ  башлыгы җитәкчесе урынбасары, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Зайцева, Татар Моклокасының территориаль  бүлек  җитәкчесе Салех Щегалев җылы сәламләп, уңышлы   эшчәнлек   теләделәр. Ирина Николаевна мәгариф бүлеге  исеменнән  берничә  Рәхмәт хаты  да  тапшырды  һәм  тыгыз хезмәттәшлек, даими информацион ярдәм өчен өлкә “Туган як”   газетасы   редакторы Олег Әндәрҗанов    йөзендә безнең редакция дә бүләкләнде, хезмәтебезне шулай югары бәяләгән өчен зур рәхмәт.

Пленар утырышта байтак кына кызыклы,  эчтәлекле чыгышлар булды. НИРОның тарих кафедрасы  җитәкчесе,  тарих  фәннәре  кандидаты  Борис  Гинзбург видеоэлемтә аша сәламләп, чыгыш  ясады,  педагогик  фәннәр кандидаты,  доцент,  укыту-методик эш буенча проректор Елена Калинкина өлкәнең бер округына  барышлый  транспортта  ви- деоэлемтә аша сәламләде – болар  инде  заманча  технологияләрнең мөмкинлекләрен  исбатлау иде. Әмма, Елена Георгиевна үзе әйтмешли, әллә нинди мөмкинлекләр  булса  да,  тере аралашуны берни дә алыштыра алмый һәм шундый семинарлар бик кирәк.

Татар Моклокасы мәктәбен дистә елга якын инде яшь белгеч Сергей Бунегин уңышлы җитәкли. Үзенең чыгышында ул мәктәпнең эшчәнлегенә, укучыларның уңышларына туктапып үтте. Мәктәптә кадрлар кытлыгы юк, барлык укытучылар югары белемле, беренче яисә югары категорияле. Милли мирасны саклап үстерүгә зур әһәмият бирелә – татар теле һәм әдәбияты барлык классларда фән буларак тулы күләмдә укытыла, укучылар бу фән буенча регионара, халыкара олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый. Шулай ук округ, региональ  милли-мәдәни  автономия уздырган  чараларда  гел  катнашып киләләр. Туган як тарихын өйрәнүгә дә зур әһәмият бирелә. Берсе кызганыч – укучылар саны кискен кими бара, иркен, матур, ике катлы бинада биш авылдан йөреп, нибары 31 бала белем ала. “Заманча мәктәп белем бирү урыны гына түгел, ул гражданлык позициясен һәм патриотик үзаңны формалаштыру буенча мөһим институт булып тора. Тарихны өйрәнү, патриотик чараларда катнашу һәм заманча укыту технологияләрен куллану аша мәктәп яшь буында туган илгә мәхәббәт, нык тарихи белем фундаменты да тудыра. Ничек әйтмешли, тарихны белү туган җирдә нык басып  торырга, аның элеккесе белән горурланырга һәм киләчәгенә лаеклы булырга ярдәм итә”, – дип тәмамлады чыгышын Сергей Викторович.

Татар теле укытучысы Галия Кутерова “Укучыларга гражданлык-патриотик тәрбия бирүдә крайны өйрәнүнең роле” дип аталган эчтәлекле доклад белән чыгыш ясады.

НИРОның тарих кафедрасының өлкән укытучысы Ольга Морозованың 5-7 классларда төбәк тарихын өйрәнүдә методик әсбаплар белән таныштыруы зур кызыксыну уятты. Барлык чыгышлар слайдлар, презентация белән озатыла барды.

Семинарның икенче өлешендә катнашучылар  өч  мастер-класска бүленеп эшләде – “Заманча тарих дәресе”, “Музей педагогикасы” һәм “Белем бирү туризмы”. Аларның  һәрбересендә  шулай ук кызыклы, тематик чыгышлар күп  булды. Мәсәлән, “Музей пе- дагогикасы”нда Түбән Новгородтагы 8 нче музейның тарих укытучысы   Наталья   Дровосекова музейларында  фронттан  язылган 400дән артык хат булуы турында сөйләде, кайберләренең күчермәләрен  (копия)  дә  алып килгән  иде.  Бу өчпочмакларны ачып   укыганда   күз   алдыннан аларны  язучыларның  язмышы үтте кебек…

Галия Юнисовна “Музей чемоданда” дип аталган чыгы- шында татар халкының милли киемнәре белән таныштырды, һәрбересенең әһәмияте турында сөйләде.

“Белем бирү туризмы” секциясендә А.Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбенең тарих укытучысы Әлфия Мөхәммәтҗанованың авыл турындагы “Татарская жемчужина Нижегородчины” дип аталган чыгышы зур кызыксыну тудырды.

Ахырда кабат барысы бергә җыелып, семинарга йомгак ясалды, резолюция кабул ителде. Спас музыка мәктәбе укучыларының чыгышлары  бик  матур булды. Җирле “Сәрбиназ” төркеменең сәхнәләштергән “Аулак өй” күренеше дә кайнар алкышларга күмелде.

Тулаем алганда, семинар тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләрне тормышка ашыру мәйданчыгы булды.

Сергей Викторович аны оештыруда һәм уздыруда ярдәм күрсәткән өчен округ мәгариф бүлегенә, Сергачтагы җирле автономия бүлеге җитәкчесе Фәрит Аймалетдиновка һәм шәхси эшмәкәр Наил Билялетдиновка рәхмәт белдерде.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*