ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсендәге «Ике шагыйрь – ике йолдыз» бәйгесе финалында
Төмән өлкәсендәге «Ике шагыйрь – ике йолдыз» бәйгесе финалында

Төмән өлкәсендәге «Ике шагыйрь – ике йолдыз» бәйгесе финалында

Унынчы тапкыр уздырылган «Ике шагыйрь – ике йолдыз» өлкә нәфис сүз остасы бәйгесе быел татар халкының бөек уллары – Габдулла Тукайның тууына 140 ел, Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланды. Аның финалы «Яшь буын» өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчелегендә Төмән шәһәренең «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә үтте. Ул Россия халыкларының бердәмлеге елына багышланып илебез гимны белән башланды. Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп 175 кеше видео чыгышын тәкъдим иткән булган. Аларның эшләрен, яшьләре буенча 3 төркемгә бүлеп, РФнең гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган укытучысы Асия Зимагулова җитәкчелегендә күренекле журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнирә Сәгыйдуллина, «Бәрәкәт» хәйрия фонды рәисе, филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинова, «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәге җитәкчесе Гөлнара Сәгыйтова, Яркәү округы, Карбан мәктәбенең рус һәм татар телләре укытучысы Атия Хәлилова, «Яшь буын» оешмасының өлкә белем бирү учреждениеләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Зарина Зиганшина, яшьләр оешмасының мәдәният бүлеге җитәкчесе Салават Сәитов, Камилла Кадралиева бәяләделәр. Һәм алар финалда чыгыш ясарга 30 нәфис сүз остасын сайлап алдылар. Бәйгене «Яшь буын» оешмасы әгъзалары Элина Кангазина белән Әмин Бабшанов ике телдә алып бардылар. Өлкәнең төрле районнарыннан җыелган кунакларны сәламләп оешма җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов, «Этнос» балалар үзәге җитәкчесе Гөлнара Сәгыйтова чыгыш ясадылар, ерак юлларны якын итеп килгән балаларга, әти-әниләренә, укытучыларына рәхмәт белдерделәр. Бер минут тынлык белән бөек шагыйрьләребезне искә алганнан соң, алар турында видеоролик карарга тәкъдим ителде.

Аннары чараның төп өлеше башланды – сәхнәдә нәфис сүз осталары үзләренең яраткан шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сәнгатьле итеп сөйләп, үзара ярыштылар. Бәйге барышында балаларның күбесе Г.Тукайның «Бала һәм күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Авылым», Муса Җәлилнең «Вәхшәт», «Яшь ана», «Хәдичә» шигырьләрен сөйләделәр. Яркәү округы, Яңа Александровка мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Ярослав Петров (җитәкчесе Эльвира Мадеева) М.Җәлилнең «Тик булса иде ирек», Түбән Тәүде округы, Тарман мәктәбе укучысы Диләрә Калиева «Аяксыз», Яркәү округы, Кала авылыннан килгән Фәния Бәширова «Ана бәйрәме» шигырьләрен сөйләгәндә күпләр күз яшьләрен тыеп тора алмадылар.

Жюри әгъзалары иң-иңнәрен сайлаган арада «Яшь буын» оешмасының сәләтле яшьләре – Аделина Ибәтуллина матур җырлар бүләк итте. Әмин Бабшанов гармунда милли көйләр сыздырды, себерчә төйдереп биеп тә күрсәтте. Дарина Абдуллина татар биюләрен башкарды.

Аннары җиңүчеләрне тәбрикләү өлеше башланды. 1 урынны 5-10 яшьлек балалар арасында Лия Зимагулова (Төмән шәһәренең 52 мәктәбе, җитәкчесе Наисә Гайнельянова) белән рус телендә шигырь сөйләгән Сафия Низямова (Төмән округы, Талымхан урта мәктәбе, җитәкчесе Гөлфирә Сагутдинова) яуладылар. 11-17 яшьлекләр арасында 1 урынга Диләрә Калиева (Түбән Тәүде округы, Тарман мәдәният йорты, Лилия Нигъмәтуллина) белән Мария Тарачева (Төмән округы, Шыкча урта мәктәбе, Флера Зөлбохарова) чыктылар. 18 яшьтән өлкәннәр төркемендә Фәния Бәширова җиңде. Төп җиңүчеләрдән башка төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. «Иң милли бала белән сандугач» дигән диплом белән Әмин Речапов һәм Риана Сәгыйтулина (Төмән округы, Индрәй урта мәктәбе, Зәкия Сәитова) бүләкләнделәр. Тарман мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге укучысы, 5 яшьлек Амелия Фәйзуллина (Алсу Ильчибакиева) «Иң нәни катнашучы» дип билгеләнде. «Иң өлкән катнашучы» дипломына Вагай округы, Икенче Сала авылыннан килгән Рәйсә Юлдашева лаек булды (Динара Колбаева). «Артистлык өчен» Әминә Бәширова (Талымхан мәктәбе, Юлиана Бәширова) диплом белән бүләкләнде. «Иң күңелле чыгыш» Фәридә Сакаеваның (Вагай округы, Карагай мәктәбе, Альбина Урамаева) булды. «Иҗади якын килеп сөйләүче» исеменә Милена Хәмидуллина (Шыкча мәктәбе, Флера Зөлбохарова) ия булды.

Бәйгедә катнашучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга һәм җитәкчеләренә «Яшь буын» оешмасы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шунысы да күңелле булды: бәйгедә катнашучыларның чыгышларына бәя биргән Мөнирә Сәгыйдуллина Тарман мәктәбе укучылары сәхнәләштергән күренешне «Иң оригиналь жанр» дип билгеләп, җитәкчеләре Венера Масямовага һәм Эвелина Уразова белән Азалия Мамаевага (Вагай округы, Казанлы мәктәбе, Фәнүсә Нигъмәтуллина) махсус бүләк итеп «Яңарыш» газетасына 2026 елның икенче яртыеллыгына язылырга сертификатлар әзерләгән. Шулай ук Фәрид Корманов «Яшь буын» оешмасы исеменнән Закирә Рәхимова (Яркәү округы, Рәгес авылы) белән Динара Петровага (Яңа Александровка авылы) сертификатлар тапшырды. Шигырь бәйрәме «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*