Сургут шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбенең зурлар төркемендә соңгы дәрес узды.
Әлеге төркемдә дә укучылар саны елдан- ел артып бара. Быелгы уку елы да кызыклы очрашулар, танышулар белән тулы булды. Дәреска йөргән һәр укучы татар телен өйрәнү белән генә чикләнеп калмады, үзебезнең гореф-гәдәтләребез, йолаларыбыз белән дә танышты, татар автономиясе уздырган төрле чараларда актив катнашы.
Бүгенге дәрестә укучылар алган белемнәрен тикшерү максатыннан, кроссврод сорауларына жавап эзләде, башваткычлар чиште. Дәрес гадәттәгечә, чәй табыны яртында тәмамланды.Милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришат Ринад улы белән берлектә, үзебезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаштык, яңа уку елына планнар кордык. Ришат Ринад улы һәр укучыга телебезне, мәдәниятебезне саклауга тырышулары өчен рәхмәт сүзләрен житкерде, һәркемга үз телен, мәдәниятен , тарихын белүнең бик мөһим икәнлеген азсызыклады һәм алдагы елларда да актив булырга чакырды.