Ульяновскиның В.И.Ленин исемендәге өлкә фәнни китапханәсендә “Сембер китабы-2025” дип аталган 23 нче өлкә күргәзмә-конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап нәшер ителгән “Сембер язлары” шигырьләр һәм проза әсәрләре җыентыгы күргәзмә-конкурсның “Милли-мәдәни мирасны саклаган өчен” номинациясендә җиңүче итеп танылды. Өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафинга тантаналы рәвештә лауреат дипломы белән истәлекле медаль тапшырды.
Татарстан Республикасының Милли китапханәсен “Басманың оригиналь концепциясе өчен” номинациясендәге “Книжный Блиц” дип аталган китап өчен бүләкләделәр.
Ульяновск өлкәсенең С.Т.Аксаков исемендәге балалар һәм үсмерләр китапханәсе Сергей Аксаковның “Голубь – Күгәрсен – Гулька – Күгәрчен – Кӑвакарчӑн” китабы өчен “Мәдәниятләр диалогына сизелерлек өлеш кертүче иң яхшы балалар басмасы” номинациясендә бүләкләнде.
Чыганак: emet73.ru