Бүген Казан ратушасында XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Ислам дөньясы мәдәният министрларының съезд утырышы үтте.
Корылтай эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, төркмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова, катнашты.
Корылтайга Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Иран, Индонезия, Пакистан, Малайзия, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Бәхрәйн, Кувейт, Ливан, Фәләстин, Судан – барлыгы 28 илдән мәдәният министрлары һәм мәдәният министрлыгы вәкилләре килгән иде.
Катнашучылар Россия һәм ислам дөньясы илләренең мәдәни мирасны саклауда ничек хезмәттәшлек итә алулары һәм төрле мәдәниятләр арасында диалогны үстерү турында фикер алыштылар.