ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены  делегатлары Казанга килә башлады
«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены  делегатлары Казанга килә башлады

«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены  делегатлары Казанга килә башлады

Бүген татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены  делегатлары Казанга килеп, теркәлү уза башлады. Аларны Казанның “Татарстан”,  “Мирас”,  “Сәфәр”, “Релита” һ.б. кунакханәләрендә теркиләр.  Быел җыенга Россия Федерациясенең 78 төбәгеннән барлыгы 1000нән артык дин әһеле килүе көтелә. Делегатлар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән.

Җыенның беренче көнендә Казанның тарихи мәчетләрендә җомга намазын уку планлаштырыла. Чараның тантаналы ачылышы “Казан” Агросәнәгать паркында  булачак. Шулай ук биредә  “Kazan Halal Market” Хәләл сәүдә ярминкәсе дә оештырылачак.

Икенче көнне делегатлар “Kazan Expo” халыкара күргәзмә үзәгенә барачак. Биредә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак. Пленар өлештән соң “Хәләл өлкәсендә бүгенге вәзгыять”, “Мәчет-мәдрәсәләрдә дини һәм милли мәгариф”, “Иске имля — язма мирасыбыз: аны өйрәнү һәм өйрәтүдә заманча алымнар”, “Дини оешмаларда һәм уку йортларында рухи мирасны барлау һәм таныту”, “Динне, милли мәдәниятне, туган телне һәм гаилә кыйммәтләрен саклауда татар хатын-кызларының роле” темаларына дискуссион мәйданчыклар эшлиячәк.

Җыенның йомгаклау көнендә делегатлар борынгы Болгар шәһәренә юл тотачак, анда алар “Изге Болгар җыены” тантаналы чарасында катнашачак. Биредә “Тәүбә” мәрасиме булачак, шулай ук күмәк Өйлә намазы укылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*