«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыенының пленар утырышында Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, мөселманнарны милли бердәмлеккә һәм рухи ныклыкка өндәп, чыгыш ясады.
Ул Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның татар милләтен алга алып бару эшенә уңышлар теләде.
Мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов үз чыгышында бер-беребезне хуплап сөйләшүнең мөһимлеген билгеләп үтеп, алда торган зур хезмәтләр турында искәртте. «Җәмәгатьчелек — ул Аллаһның рәхмәте, хәерле эштә без бердәм булырга тиешбез», — диде ул. Чыгыш ясаучы югары дәрәҗәле республикабызны, Татарстанны мактап, бүгенге авырлыкларны Аллаһ тарафыннан бирелгән сынау буларак кабул итәргә һәм бу сынаулар аша чын иманыбызны, дуслыгыбызны, бердәмлегебезне саклап калырга чакырды.