Ялутор округы, Рауды авылында борынгыдан килгән, яз җитеп, табигатьнең кышкы йокыдан уянуын, кошларның туган якларына кайтып, оя коруларын, гомумән, яңа тормыш башлану чорын символлаштырган «Карга боткасы» бәйрәме узды. Бәйрәмдә балалар гына түгел, Рауды һәм Күлик авылыннан өлкәннәр дә катнаштылар. Чара халык җырлары, йола хәрәкәтләре, хәрәкәтчән уеннар һәм бәйрәмнең төп символы булган «Карга ботка»сыннан авыз итеп, ботканың бер өлешен кошларга — каргаларга ашарга биреп, алардан иген уңышы, муллык сорау кебек йолаларны башкару һәм Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре башкарган җыр- биюләр, күңелле очрашулар белән үрелеп барды. Халыкны сыйлар өчен тәмле «Карга ботка»сын «Рауды җиңү өчен» волонтерлык клубының җирле активисты Алия Исмәгыйлева пешерде.
Кунаклар ботка ашап, калганын, йола буенча, җиргә, суга һәм күккә калдырдылар. Ботканың яртысы каргаларга эләкте. Бәйрәм барышында тантаналы рәвештә Калстан Нурмөхәммәтовага «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медале тапшырылды. Шулай ук җылы котлау сүзләренә һәм музыкаль бүләккә интерактив программаны алып барган Илчан Хөснетдиновтан Күлик авылыннан килгән Нәрказә Шәрәфетдинова да лаек булды. Күңелле бәйрәм үткәргән өчен халык оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Бу бәйрәмне оештыру гаиләләрне, авылдашларны берләштерү, токым-тамырларын ныгыту, күңелле ял итү һәм яшь буынга халкыбызның гореф-гадәтләрен җиткерүдә мөһим роль уйный дигән нәтиҗә ясадылар.