Быел фестивальдә 350 бала катнашты, ә кунаклар саны 750 кешегә җитте. «Акыллы уеннар» – мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге иң инновацион һәм уңышлы проектларның берсе. Ул елдан-ел үсә һәм Татарстанның төрле районнарыннан балаларны, әти-әниләрне һәм укытучыларны берләштерә.
Проектка нигез салучы, педагогика фәннәре кандидаты Альбина Насыйрова сүзләренчә, беренче елны проект 100 балалар бакчасы белән эшли башлаган.
Проектның төп миссиясе – балаларны интеллектуаль үсешкә илһамландыру, туган телне һәм мәдәниятне заманча уен формалары аша өйрәтү. Проект авторлары фикеренчә, телне өйрәнү кызыклы, эмоциональ һәм уен аша булганда нәтиҗәлерәк бара.
Бүген «Акыллы уеннар» телне һәм мәдәниятне саклау гына түгел, ә балаларда игътибарлылык, логик фикерләү, вак моторика, коммуникация һәм эмоциональ интеллект үстерү проекты да. Бу бигрәк тә бүгенге цифрлы технологияләр заманында актуаль яңгырый. Чөнки балалар арасында гаджетларга бәйлелек, игътибарсызлык һәм тере аралашуга кызыксыну кимү күзәтелә.
Проектка халыкара дәрәҗәдә дә зур кызыксыну бар. Быел фестивальгә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән дә кунаклар килде. Көтелгән кунаклар арасында – H.E. Mrs. Aisha Mohammed Al Mulla – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Хатын-кызлар бизнес советы рәисе, шулай ук БГӘ мәдәният һәм яшьләр министры Шейх Салем бин Халид Әл Касими дә булды. Кунаклар проект белән, аның белем бирү концепциясе һәм тел белән мәдәниятне уен технологияләре аша саклау алымнары белән танышты.
Киләчәктә проектны тагын да киңәйтү, яңа белем бирү уеннары булдыру һәм проектны халыкара дәрәҗәдә үстерү максаты куелган. Программа инглиз теленә инде тәрҗемә ителгән, ә якын киләчәктә гарәп телендәге версиясен эшләтеп җибәрү дә планлаштырыла.