Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кыргызстанда эшлекле сәфәрдә. Бүген ул Бишкәктәге чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) вәкиллеге җитәкчесе Альберт Фәрхат улы Зульхарнеев белән очрашты.
Чит илләрдәге Россотрудничество вәкиллекләрен рәсми булмаган телдә “Рус йортлары” дип атыйлар. Алар Россия фән һәм мәдәният үзәкләре буларак эшлиләр: күргәзмәләр, концертлар, лекцияләр оештырылар, Россия мәдәниятен һәм рус телен үстерү буенча эш алып баралар, студентларны Россия югары уку йортларына җәлеп итү, рус теленнән сертификация имтиханнары үткәрәләр.
Альберт Зульхарнеев Васил Габделгаяз улын Бишкәктәге Россотрудничество эшчәнлеге белән таныштырды. Экскурсия барышында Милли Шура рәисе Россотрудничество оештырган Бөек Ватан сугышына һәм космонавтика үсешенә бәйле күргәзмә белән танышып чыкты.





