ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бишкек шәһәре мэры белән очрашты
Васил Шәйхразыев Бишкек шәһәре мэры белән очрашты

Васил Шәйхразыев Бишкек шәһәре мэры белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кыргызстанга эш сәфәрен дәвам итә.

Биредә Васил Габтелгаяз улы Бишкек шәһәре мэры Айбек Джунушалиев белән рәсми очрашу уздырды.

Әңгәмә барышында хезмәттәшлек мәсьәләләре, әлеге республикада яшәүче татарларның тормышы турында сөйләшү алып барылды. Аерым алганда, мәдәни проектларны үстерү, яшьләр белән эшләү һәм милли традицияләрне саклау турында фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*