ТАТРУСENG
Баш бит / Милли тормыш / Җәмгыять / Үзбәкстанның өч шәһәрендә Сабантуй үтәчәк
Үзбәкстанның өч шәһәрендә Сабантуй үтәчәк

Үзбәкстанның өч шәһәрендә Сабантуй үтәчәк

Үзбәкстанда берьюлы өч шәһәрдә татар-башкорт халык бәйрәме – Сабантуй уздырылачак. Чаралар Ташкент, Яңгыюл һәм Фәрганә шәһәрләрендә оештырылачак. Кунакларны концертлар, халык уеннары, спорт ярышлары һәм милли традицияләр белән танышу көтә. Бу хакта Ташкент шәһәре татар милли-мәдәни агарту үзәге хәбәр итә.

Ташкентта Сабантуй 31 майда «Central Park» паркында узачак. Программада — концерт, милли спорт ярышлары, һөнәрчелек эшләнмәләре күргәзмәләре һәм бәйрәм мәйданчыклары. Шулай ук кунаклар традицион уеннарда: аркан тартышу, кул көрәштерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык сугышы һәм башка ярышларда катнаша алачак. Керү бушлай.

Яңгыюлда бәйрәм 24 майда Татар милли-мәдәни агарту үзәге янындагы үзәк аллеяда булачак. Кунаклар халык күңел ачуларында һәм бәйрәм программасында катнаша алачак. Керү бушлай.

Тагын бер Сабантуй Фәрганәдә элеккеге Нефтьчеләр сарае янында уздырылачак.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*