Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ:
“Безнең, Аллаһка шөкер, мәчетләребез, мәдрәсәләребез бар һәм хөкүмәт тарафыннан динне алып барырга бернинди киртә юк. Әмма безнең бүген иң авырткан җиребез менә шул мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә әзерлекле, эшне алып барырлык уңган егетләребез аз булу. Менә шул кадрларны әзерли белергә һәм аларга шартлар тудырырга кирәк. Бүген инде нигезе бар аның, белгечләре генә җитеп бетми.
Әмма «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенына яшьләр шактый күп килгән. Бу бик сөендерә. Дәвамлы булсын иде диясе килә,” – диде Җәлил хәзрәт.