ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Главные новости / Башкортстан татарлары конгрессының җирле бүлекчәләре җитәкчеләренең Казанга сәфәре башланды
Башкортстан татарлары конгрессының җирле бүлекчәләре җитәкчеләренең Казанга сәфәре башланды

Башкортстан татарлары конгрессының җирле бүлекчәләре җитәкчеләренең Казанга сәфәре башланды

Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчеләренең 45 кешелек зур делегациясе Казанга сәфәргә килде. Сәфәр ике көн – 20-21 май дәвам итәчәк. Кунакларны бу көннәрдә бай программа һәм истәлекле очрашулар көтә.

Казанга сәфәр программасын бүген кунаклар Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге белән очрашудан башлады.  Иң башта Башкортстаннан килгән милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Аннан соң Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев конгресснын 34 еллык тарихы турында сөйләде, проектлар белән таныштырды.

Очрашу вакытында Зиянчурино районының Татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе Хәсәнов Шамил Ядкәр улы, Әлшәй районы Татарлар конгрессының җирле бүлекчәсе рәис урынбасары Гыйзәтуллина Гүзәлия Нәгыймьян кызы һәм Салават шәһәре Татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе  Сабирьянова Клара Зәки кызы Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнделәр.

Алга таба кунаклар каршында Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи чыгыш ясады.

Кунакларны ике көн дәвамында Казанның тарихи урыннары буйлап экскурсия, мәдәни чаралар һәм танылган шәхесләрнең музейлары белән танышу көтә. Бүген төшке аштан соң Башкортстан делегациясе өчен Иске Татар бистәсе буйлап экскурсия оештырылачак. Кич белән кунаклар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Казанга Тукай кайткан» спектаклен караячаклар. Иртәгә исә Габдулла Тукай музеена һәм Муса Җәлил музей-фатирына бару каралган.

Сәфәрнең һәр мизгеле — очрашулар, экскурсияләр, мәдәни чаралар — кунакларда онытылмаслык тәэсирләр калдырыр һәм ике төбәк арасындагы дуслыкны тагын да ныгытыр дигән өметтә калабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*