ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Марий Эл Татар милли-мәдәни мохтарияте Бөгелмә районы белән хезмәттәшлекне ныгыта 
Марий Эл Татар милли-мәдәни мохтарияте Бөгелмә районы белән хезмәттәшлекне ныгыта 

Марий Эл Татар милли-мәдәни мохтарияте Бөгелмә районы белән хезмәттәшлекне ныгыта 

20 май көнне Марий Эл Татар милли-мәдәни мохтарияте Татарстан Республикасының Бөгелмә районы администрациясе вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Быел Бөгелмә районы Марий Элдә үткәреләчәк Сабантуйны оештыруда ярдәм күрсәтә.

Киңәшмә барышында Сабантуйның мәйданы билгеләнде, бәйрәм программасы килешенде. Шулай ук Сабантуй үткәрү буенча эшче төркемнең хезмәттәшлеге, эшне оештыру буенча планнар турында фикер алышынды,  мәдәни һәм спорт чараларының әзерлеге, чарага килүчеләр белән эш итү нечкәлекләре турында сөйләшенде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Бөгелмә районы администрациясе Башкарма комиетының аппарат җитәкчесе һәм профиль бүлек җитәкчеләре катнашты.

Мондый очрашулар төбәкара хезмәттәшлекне ныгыта, милли-мәдәни үзенчәлекләребезне сакларга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*