ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ясалма фәһем, грантлар һәм милли музыка уен кораллары: Омск өлкәсендә «Тайга уеннары» узды
Ясалма фәһем, грантлар һәм милли музыка уен кораллары: Омск өлкәсендә «Тайга уеннары» узды

Ясалма фәһем, грантлар һәм милли музыка уен кораллары: Омск өлкәсендә «Тайга уеннары» узды

Агымдагы елның 22 маенда «Тайга уеннары» проекты кысаларында Омск өлкәсенең Тара муниципаль районында урнашкан «Лесная поляна» балалар сәламәтләндерү лагере базасында яшьләр, яшьләр белән эшләүче белгечләр, җирле үзидарә органнары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар әгъзалары һәм активистлар өчен мәдәни-агарту интенсивы узды.

Чараның төп максаты – Омск өлкәсенең төньяк районнарында яшәүче яшь буын арасында туган якка мәхәббәт тәрбияләү, үзбилгеләнешне ныгыту, мәдәни мирасны саклау һәм кече территорияләрне үстерүгә ярдәм итү. Интенсив программасы берничә тематик юнәлешне үз эченә алды. Катнашучылар социаль проектлар булдыру, дәүләт программалары һәм грантлар хисабына яшьләр эшмәкәрлегенә ярдәм итү, авыл җирлекләрендә яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру, территорияләрне үстерү һәм төзекләндерү турында фикер алыштылар. Моннан тыш, медиа, нейрочелтәрләр, блогерлык темаларына аерым игътибар бирелде.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов та катнашты. Ул катнашучыларга форум эшчәнлеге, татар яшьләре белән тормышка ашырылган проектлар турында, шулай ук милли мәдәниятне һәм традицияләрне яшьләр арасында популярлаштыру хакында да сөйләде. Моннан тыш, иҗтимагый инициативаларны гамәлгә ашыру, яшьләрне проект эшчәнлегенә җәлеп итү һәм милли үзенчәлекне заманча форматларда саклау буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Казаннан тагын бер кунак – музыкант, мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин халык уен коралларына багышланган лекция-мастер-класс үткәрде. Ул катнашучыларны төрки халык музыка кораллары белән таныштырды, яңгыраш үзенчәлекләре, мәдәни әһәмияте һәм традицион музыка аша халыклар мирасы белән танышу мөмкинлекләре турында сөйләде.

23 май көнне интенсив эшчәнлеге Тевриз районында дәвам итте. Биредә «Тайга уеннары» халыкара фестивале оештырылды. Чарада бу төбәктә яшәүче төрле халыкларның иҗат коллективлары, шул исәптән татар ансамбльләре дә чыгыш ясады. Фестиваль мәйданчыкларында милли киемнәр һәм аш-су ярминкәсе эшләде, традицион һөнәрләр күрсәтелде, милли уеннар буенча ярышлар оештырылды. Моннан тыш, катнашучылар Тевриз районы татар мәдәни үзәгендә дә булдылар. Алга таба аларны Утызыво авылына да алып бардылар, биредә җирле халыкның көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән якыннанрак таныштырдылар.

Интенсив катнашучылар өчен тәҗрибә уртаклашу, яңа белемнәр алу һәм киләчәктә уртак социаль-мәдәни проектлар булдыру өчен мөһим мәйданчык булды. «Тайга уеннары» проекты яшьләрне актив җәмәгать эшчәнлегенә җәлеп итү, туган якка карата җаваплылык хисен арттыру һәм төрле халыкларның мәдәни мирасын саклау юнәлешендә әһәмиятле адым булып тора.

Чара Омск өлкәсенең «АЮ» («Медведь») татар яшьләре берлеге» региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.

Чыганак: Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*