Мурманск шәһәрендә 31 майда узачак Сабантуй бәйрәмендә татар милли ризыклары бәйгесе оештырыла. Бу хакта Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәнияте җәмгыяте хәбәр итә.
Бәйгедә катнашу өчен 12:30 сәгатьтә бәйрәм мәйданына үз ризыкларыгызны алып килергә һәм теркәлергә кирәк. Нәтиҗәләр 14:30 сәгатьтә игълан ителәчәк. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак, ди оештыручылар.
Катнашучылар татар халкының традицион ризыкларын – бәлеш, чәк-чәк, өчпочмак һәм башкаларны алып килә ала. Бәйге аш-су сәнгатен сөючеләр өчен үзләренең пешерү осталыгын күрсәтү һәм милли ризыкларны әзерләү серләре белән уртаклашу мөмкинлеге булачак, диелә хәбәрдә.