Самара шәһәренең тарихи һәм мәдәни үзәкләренең берсе булган «Болгар мирасы» мәчете ачылуга 15 ел тулды. Бу уңайдан шәһәрдә тантаналы чара узды.
Бәйрәм күпсанлы дин кардәшләребезне, Самара өлкәсе һәм шәһәр җитәкчелеге вәкилләрен, дини һәм җәмәгать эшлеклеләрен, шулай ук күрше төбәкләрдән килгән кунакларны бергә җыйган. 15 ел эшләү дәверендә «Болгар мирасы» мәчете дини гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә төбәктә татар милли традицияләрен, телен һәм мәдәниятен саклау, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү үзәге буларак та зур абруй казанган.
Тантаналы чара кысаларында мәчетнең ислам дине нигезләрен өйрәтү, татар телен саклау юнәлешендә алып барылган күпъеллык нәтиҗәле эше, мәчет каршындагы мохтаҗларга ярдәм итү проектлары билгеләп үтелгән. Мәчетнең үсешенә, Самара төбәгендә милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән дин әһелләре һәм актив җәмәгатьчелек вәкилләре рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar