ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Мәдәният министрлыгында кинопитчинг үтте
Татарстан Мәдәният министрлыгында кинопитчинг үтте

Татарстан Мәдәният министрлыгында кинопитчинг үтте

Кичә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында кинопитчинг үтте. Анда якын арада кинофильмнар төшерергә теләгән иҗатчылар катнашты. Конкурска 8 номинация буенча 25 проект кабул ителгән.

Конкурста катнашучылар социаль роликлар циклын,  язучы Кави Нәҗми, рәссам Баки Урманче, архитектор Герман Бакулин,  ижатына багышланган кыска метрлы документаль фильмнар, Фатих Әмирахан (тууына 140 ел), Габдулла Тукай (тууына 140 ел), Муса Җәлил (тууына 120 ел), Габдулла Кариев (тууына 140 ел) кебек быел юбилейлары билгеләп үтелгән шәхесләргә багышланган документаль новеллалар тәкъдим иттеләр.

Шулай ук катнашучы проектлар арасында Татарстанда яшәүче халыкларның тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдыручы анимацион фильмнар, махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган тулы метрлы документаль фильмнар һәм заманча сәнгать турындагы кыска метрлы фильмнар да бар иде.

Микродрама жанрындагы вертикаль форматтагы сериаллар аерым номинациядә тәкъдим ителде. Яңа форматта сериал төшерергә теләүче 5 иҗат командасы жюри алдында үз проектларын яклады. Алар арасында яшьләр аудиториясе өчен “Коля абый” дип аталган сериал, балалар өчен “Бабайда кунакта” дип аталган комедия, мәхәббәт, гаилә мөнәсәбәтләре турында сериаллар һәм тарихи-документаль проект бар иде.

Конкурска үз эшләрен тәкъдим итүчеләр арасында Александр Далматов, Илшат Рәхимбай, Нәсүр Юрушбаев, Илдар Матуров, Фәрид Дәүләтшин кебек танылган режиссерлар да, әле танылып килүче яшь иҗатчылар да бар иде.

Эшләрне  ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин, “Татаркино” оешмасы директоры Ильяс Гафаров, продюсер, Төбәк кинематографиясенә ярдәм фондының (ФПРК) башкарма директоры урынбасары, «Мувистарт» продюсерлык үзәге генераль продюсеры Дмитрий Якунин, Мәскәү Халыкара кино фестиваленең (ММКФ) , «Лендок» фестиваленең программа директоры, ВГИКның фәнни хезмәткәре Марина Озеренчук, кино белгече, тарих фәннәре кандидаты Елена Алексеева, ТР мәдәният министры киңәшчесе, театр белгече Нияз Игъламов, ТР мәдәният министры киңәшчесе, тарихчы Рәисә Сафиуллина бәяләде.

Нәтиҗәләр һәм җиңүче проектлар берничә көннән билгеле булачак дип хәбәр ителде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*