ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мордовиядә Республика Сабантуен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды
Мордовиядә Республика Сабантуен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Мордовиядә Республика Сабантуен үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Мордовия Республикасында.

Биредә XIX Республика милли-фольклор бәйрәмен – Сабантуйны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды. Чарада республика хакимияте вәкилләре, оештыручылар һәм татар җәмәгатьчелеге катнашты. Сабантуй бәйрәменә әзерлек турында фикер алыштылар, тәкъдимнәр белән уртаклаштылар. Утырыш барышында бәйрәмнең концепциясе, мәйданчыкларны бизәү, спорт һәм мәдәни чаралар программасы җентекләп каралды.

Васил Шәйхразыев оештыру эшләренә югары бәя бирде һәм Сабантуйның төбәктә яшәүче татарлар өчен генә түгел, бөтен республика халкы өчен дуслык һәм күпмилләтле бердәмлек бәйрәме булуын билгеләп үтте.

Утырыш йомгаклары буенча әзерлек эшләрен башкару сроклары билгеләнде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*