Бүген, 29 май көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пенза өлкәсенә барды.
Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Пенза өлкәсенең Кузнецк районының Кече Труев авылына юнәлде. Биредә алар XVI нчы Бөтенроссия авыл Сабантуе оештырылачак мәйданны карадылар һәм бәйрәмгә әзерлек барышын тикшерделәр.
Анда Кузнецк районы башлыгы, Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары, Пенза өлкәсе министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан министрлар кабинеты, ТР Мәдәният министрлыгы, Кукмара муниципаль районы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты.




