3 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Казахстанга эш сәфәренә барачак. Сәфәрнең максаты — милләтара элемтәләрне ныгыту һәм Сабантуй бәйрәменә әзерлек эшләре алып бару.
Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Татарстан делегациясен җирле хакимият вәкилләре һәм «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый үзәге җитәкчеләре каршы алачак. Бу көнне Сабантуй бәйрәменә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узачак, шулай ук бәйрәмне үткәрү мәйданы һәм шагыйрь Габдулла Тукай бюсты куелачак урын белән танышу планлаштырыла.
4 июньдә Васил Шәйхразыев Омскига юл тотачак. Анда җирле татарлар белән очрашулар һәм төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышулар узачак.