31 майда Бакуда Туфан Миңнуллинның атаклы пьесасына нигезләнгән һәм «Татармультфильм» студиясе иҗат иткән беренче тулы метражлы татар анимацион фильмы – «Әлдермештән Әлмәндәр» картинасы күрсәтелде.
Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы вәкиллегендә узды һәм ватандашларны, Россия Федерациясенең Бакудагы Илчелеге хезмәткәрләрен һәм аларның балаларын берләштерде.
Тамашачылар танылган әсәрнең җылылык, зирәклек һәм милли колорит белән тулы яңа интерпретациясе белән танышты.
“Татар-информ” МА