ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Язучы Ркаил Зәйдулла Алматыда Халыкара форумда катнашты
Язучы Ркаил Зәйдулла Алматыда  Халыкара форумда катнашты

Язучы Ркаил Зәйдулла Алматыда Халыкара форумда катнашты

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Алматыда күренекле казакъ шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Олҗас Сөләймановның 90 яшьлек юбилеена багышланган Халыкара форумда катнашты һәм чыгыш ясады. Форумда Казахстан, Франция, Россия, Азәрбәйҗан, Төркия, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кытай һәм башка илләрдән килгән мәдәният, фән, әдәбият вәкилләре дә бар иде.

Тантаналы чаралардан соң Олҗас Сөләйманов хастаханәдә Ркаил Зәйдулла белән Азәрбайҗан Язучылар берлеге рәисе Анар Рзаевны кабул итте һәм аларга үз исемендәге алтын медальләр тапшырды.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*