ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Нократ Аланында «Акыл фабрикасы»: ничек узды һәм ниләр булды?
Нократ Аланында «Акыл фабрикасы»: ничек узды һәм ниләр булды?

Нократ Аланында «Акыл фабрикасы»: ничек узды һәм ниләр булды?

3-5 июнь көннәрендә Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә «Карин татарлары IV. Яшьләр җыены» оештырылды. Әлеге чара РТ Рәисе гранты акчаларына үткәрелде. Бу күркәм проектка Бөтендөнья татар яшьләре форумы да кушылды: чара кысаларында «Акыл фабрикасы» белем бирү программасы белән Нократ Аланына бардылар.

Өч көн дәвамында мәктәп укучылары һәм студентлар ясалма фәһем белән таныштылар, шәҗәрә төзергә өйрәнделәр, милли уен коралларын һәм сәнгать иҗатын үзләштерделәр, шулай ук шәһәр музейларына экскурсиягә бардылар.

Беренче көн. Нейрочелтәрләр һәм проект эшчәнлеге

Беренче көнне Райнур Хәсәнов Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлеге һәм проектлары буенча чыгыш ясады. Аннан соң ясалма фәһемне көндәлек тормышта куллану буенча остаханәләр узды: текстлар генерациясеннән алып мәгълүматларны анализлауга кадәр кирәкле промтларны язарга өйрәнделәр. Төштән соң Ләйсән Фәхриева проект эшчәнлеге буенча воркшоп үткәрде, катнашучылар үз идеяләрен проектларга әйләндерергә өйрәнделәр. Көн ике параллель дәрес белән тәмамланды: Азат Ахунҗанов балаларга стикерпаклар ясау буенча дәрес үткәрде, ә Исламия Гәрәева милли орнаментлы брелоклар һәм алкалар ясау буенча остаханә күрсәтте.

Икенче көн. Шәҗәрә, музыка, сәнгать

Икенче көн Пенәгәр авылы мәчете имамы Зыятдин хәзрәт Нәҗметдиновның шәҗәрә төзү буенча остаханәсе белән башланды. Музыкант, мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин милли музыка уен кораллары буенча лекция-остаханә белән чыгыш ясады, теләүчеләр курай һәм кубызда да уйнарга өйрәнә алдылар. Төштән соң татар эстрадасы артисты, халыкара бәйгеләр җиңүчесе, «Болгар радиосы» премиясе лауреаты Гөлүс Хәбибрахманов тавыш кую һәм вокал буенча остаханә үткәрде. Аннан соң Красная Поляна балалар сәнгать мәктәбенең укытучылары Айрат Камил улы һәм Венера Рәфис кызы Газизуллиннар сынлы сәнгать буенча дәрес үткәрде.

Көн дәвамында катнашучылар өчен татар телендә уеннар да оештырылды. Балаларга татар телендә «Мафия» уены аеруча ошады.

Өченче көн. Музейлар буенча экскурсияләр

Чараның өченче көне мәдәни программага багышланган булды. Катнашучылар «Молот» заводы тарихы музеена һәм дөнья халыклары баш киемнәре музеена бардылар, анда түбәтәй, калфак һәм төрле илләрнең милли баш киемнәре коллекциясе белән таныштылар.

Белем бирү программасын үткәрүдә ярдәм иткәне һәм яшьләр инициативаларына терәк булганы өчен Киров өлкәсе татар конгрессына ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Чыганак: Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*