ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясендә конференция узды
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясендә конференция узды

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясендә конференция узды

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең чираттагы җиденче отчет-сайлау конференциясе узды. Анда шәһәр һәм авыл районнарыннан килгән вәкилләр Рамис Фарук улы Сафинны тагын биш елга автономия рәисе итеп сайлады.

187 вәкил катнашында үткән конференцияне иң өлкән делегат – автономия рәисе урынбасары, Ульяновск өлкәсенең Мактаулы гражданины Рифгать Ахмедуллов кереш cүзе белән ачып җибәрде. Россия Федерациясенең дәүләт гимны яңгыраганнан соң, делегатлар фани дөньядан бакыйлыкка күчкән башкарма комитет әгъзаларын – Фәрид Халиуллов, Рәмис Саржанов, Камил Аминов, Төкфәт Биктимеров, Барый Камаев белән Асия Мөлекованы бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары конференциядә катнашучыларны Губернатор администрациясенең милли һәм дини эшләр идарәсе начальнигы Сергей Паховский регион башлыгы Алексей Русских исеменнән сәламләде.

“Безнең төбәктә беркайчан да милли, дини нигездә низаглар чыкканы юк. Өлкә халкының 94 проценты үзләрен Россия гражданины итеп саный. Бу – барлык автономияләрнең, аерым алганда, Идел буенда, тулаем ил күләмендә иң яхшы эшләүчеләрдән исәпләнүче Ульяновск татар автономиясенең тырышлыгы нәтиҗәсе. Татарның көче, Россиянең көче – бердәмлектә”,- диде Губернатор администрациясе вәкиле.

Ульяновск шәһәр Думасы рәисе, Россия халыклары ассамблеясенең региональ бүлекчәсе җитәкчесе Илья Ножечкин да автономиябезнең милләтара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүен югары бәяләп, власть органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе өчен мохтарият рәисе Рамис Сафинга рәхмәт белдерде.

Дәүләт Думасы депутаты, Россия татарларының федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов та телебез һәм мәдәниятебез сакланып калсын өчен җан атып, тырышып йөрүче автономия активистларына рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Кызганычка, үсеп килүче буын – оныкларыбыз туган телне бөтенләй белми. Шуңа күрә балалар, яшьләр белән активрак эшләргә, аларга ничек булса да ана телен өйрәтергә кирәк”,- диде Илдар Ирек улы.

Федераль автономия рәисе милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет әгъзасы буларак ел саен Россия Президенты белән очрашуда катнашуы турында сөйләде. Владимир Путин милли мәсьәләләрне тирәнтен аңлый һәм илебездә мәдәниятләр, телләр күптөрлелеген саклап калу, мәктәпләрдә ана телләрен өйрәнү өчен билгеләнгән сәгатьләр санын киметмәү бурычы куя, дип ассызыклады Гыйльметдинов.

Мөхтәрәм кунак автономиябез вәкилләренә бүләкләр дә алып килгән иде. Сенгилей районы Красный Гуляй мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлфәрия Латыйповага Татарстанның атказанган укытучысы таныклыгы тапшырылды. Чардаклы районыннан Чулпан Шигапова – ТР мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына, 55 нче мәктәп укытучысы Гөлүсә Кәримова – “Мактаулы остаз” күкрәк билгесенә, 22 нче татар мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева белән автономиянең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфия Абутдинова Рәхмәт хатларына лаек булды. Ә Гөлнәфис Сәхабетдинова, Фаил Мударисов, Илүсә Коломак, Наил Әхмәтов белән Фәүзия Якупова ТР мәдәният министрлыгының бүләкләрен алу бәхетенә ирештеләр. Җәүдәт Мубинов, Раил Муракаев, Руслан Фаезов, Камил Бирюков, Алсу Низамутдинова, Рамилә Сафина белән Җәмилә Мифтахова федераль татар автономиясенең Рәхмәт хатларын алдылар. Сабира Абитова, Исхак Хәлимов, Әхмәт Мөдәрисов белән Рузия Хәлимова “Татмедиа” Республика агентлыгы җитәкчесе А.Сәлимгәрәев тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Аларның милли массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә сизелерлек өлеше әнә шулай бәяләнде. Россиядәге барлык татар оешмаларын берләштереп торучы Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Алсу Айзатуллина, Тәльгат Идиатуллов, Венера Шагвалиева, Умәр Айбулатов, Азат Мидаров белән Зөлфинә Галяутдиновага Рәхмәт хатлары җибәргән иде. Ә Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов традицион ислам кыйммәтләрен саклап калу юнәлешендә фидакарьлеге өчен конгрессның иң дәрәҗәле бүләгенә – “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медаленә лаек табылды. Рафаэль Назмутдинов, Вәгыйз Суслин, Рәйсә Шакурова, Лилия Богданова белән Кәримә Алиуллинага Ульяновск шәһәр мәдәният идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Өлкә Законнар чыгару Җыелышының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, СВОның утлы юлларыннан узган Алексей Кошаев сугыш кырында төрле милләт вәкилләренең, шул исәптән татар егетләренең дошманга каршы батырларча көрәшүе турында сокланып сөйләде. Россия халыклары бердәмлеге елында бергә һәм бердәм булуыбызны күрсәтик, Җиңү безнеке булачак, диде ул. Алексей Кошаев “Бостон” фирмасы җитәкчесе Әсхать Маликовны өлкә парламентының Мактау грамотасы белән шатландырды.

Аннары өлкә автономиясе рәисе Рамис Сафин отчет доклады белән чыгыш ясады. “Тарихка күз салыйк” дип исемләнгән видеофильмда соңгы биш елда автономия тарафыннан башкарылган бихисап эшләр чагылыш тапкан. Уңышлар белән беррәттән, барчабызны да уйландырырлык саннар бар: өлкә мәктәпләрендә белем алучы 15 меңнән артык татар баласының нибары 4 мең тирәсе генә ана телен фән буларак яки түгәрәкләргә йөреп өйрәнә, диде автономия рәисе.

Өлкә мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова автономия эшчәнлеген уңай, ягъни канәгатьләнерлек дип бәяләп, Рамис Сафинны алдагы биш елга мохтарият рәисе итеп сайларга тәкъдим итте. Автономиябез барлык мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын татарча дәреслекләр, методик әсбаплар белән тәэмин итеп тора, “Сәгыйров укулары”н, башка милли чараларны бергәләп оештырабыз, диде Әлфия Сәмиулла кызы. Ул 22 нче татар мәктәбенең ана теле укытучысы Гүзәл Сәмигуллинага – өлкә мәгариф министрлыгының Мактау грамотасын, ә татар теле түгәрәкләре, дин дәресләре алып баручы Нурия Татлыева, Гөлфия Сәмигуллина, Зөлфия Хәйретдинова, Рания Абдуллова белән Рита Имаметдиновага Рәхмәт хатларын тапшырды.

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева милли мәгариф учагының уңышлы эшләвенең серләре белән бүлеште.

“Безгә өлкә Хөкүмәте булыша. Шушы көннәрдә генә капиталь ремонт эшләрен башлап җибәрдек, Губернаторыбыз Алексей Русскихка зур рәхмәт. Без шәһәр һәм өлкә автономиясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан мәгариф министрлыклары, федераль татар автономиясе белән хезмәттәшлек итәбез, шуңа күрә эшләребез гел уңышлы бара”,- диде Мөнирә Мәвлет кызы.

Иске Кулаткы районының “Күмәк көч” газетасы баш редакторы Сабира Абитова район хакимияте һәм җирле татар автономиясе белән хезмәттәшлек итеп, басманың тиражын саклап калу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ә “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов өлкә һәм район автономияләре активистларын төбәк күләмендә таралучы бердәнбер татар басмасына язылырга өндәде. Мәләкәс районы башлыгы Азат Мидаров туган телебез белән милли мәдәниятебезне үстерүгә юнәлдерелгән чаралар белән таныштырып үтте. Азат Яруллин исә татар яшьләрен бергә туплаучы “Сембер мирасы” оешмасы эшчәнлегенә тукталды.

Конференциядә катнашучылар автономиянең биш еллык эшчәнлеген уңай бәяләп, резолюция кабул иттеләр һәм мохтариятнең башкарма комитеты белән президиумын сайладылар. Киләсе биш елда автономиягә Рамис Сафин җитәкчелек итәчәк. Мохтарият рәисенең урынбасарлары да билгеле. Менә алар: Рифгать Ахмедуллов, Алсу Айзатуллина, Исхак Хәлимов һәм Рөстәм Сафин. Рамис Фарук улы Сафинга Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины исемен бирергә тәкъдим итәм, күпьеллык тырыш хезмәте белән ул шушы дәрәҗәле исемгә лаек, диде Рифгать Ахмедуллов. Делегатлар әлеге тәкъдимне бертавыштан хупладылар.

“Бүген автономия алдында халкыбызның бердәмлеген ныгыту, икешәр-өчәр көн барган татарча концертларга гына йөрүче милләттәшләребезне милли-мәдәни чараларга җәлеп итү, мәктәпләрдә белем алучы татар балаларын татар түгәрәкләренә йөртү бурычы тора. Милләт эше ул җиңел эш түгел. Әмма күңел биреп, тырышып, җиң сызганып эшләсәң, йөкне урыныннан кузгатырга, уңышларга ирешергә мөмкин”,- дип белдерде Рамис Сафин.

Автономиянең җиденче хисап-сайлау җыелышы халкыбыз гимнын – Габдулла Тукайның “Туган тел”ен күмәкләшеп җырлау белән тәмамланды.

Исхак ХӘЛИМОВ.

Чыганак: emet73.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*